Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «2015–2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» подпрограммасын тормышка ашыру буенча 2015 елга чаралар планын эшләп бетерергә күрсәтмә бирде. Шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ тарафыннан предприятиеләргә федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү чаралары һәм механизмнары буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2014 елның 31 декабрендәге 501 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшләп килүче Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376 номерлы Карары һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 27 сентябрендәге 797 номерлы Карары таләпләренә туры килүенә тикшерү үткәрү тәртибе расланды.
Боерыкта шулай ук 2015 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә тикшерү үткәрү графигы да расланды.
«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО Экспертлар төркеменең Татарстан Республикасында уңай инвестицияле климатны тәэмин итү буенча башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартына (Стандарт) мониторинг үткәрүгә багышланган чираттагы утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин катнашты.
2015 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы уздырылды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасында яшьләр башлангычларына ярдәм итү чараларына багышланган актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр бәйгесе старт алды. Ул, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проекты өстендә эшкә һәм фикер алышуларга яшьләрне җәлеп итеп, Стратегия юнәлешләренең актуальлеге турында яшьләрнең күзаллауларын һәм фикерләрен барлау-ачыклау, һәм шулай ук Стратегиягә кертү өчен яшьләр «идеяләре банкын» формалаштыру максатында оештырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль һәм күзәтчелек нигезләре турында» федераль закон проекты карауга керде.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен, югары уку йортлары белгечләрен, әлеге өлкәдәге экспертларны проект белән сылтама буенча танышырга чакырабыз.
2015 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды катнашында киңәшмә уздырылды. Республикадан әлеге киңәшмәдә Икътисад министрлыгы вәкилләре, һәм шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Видеоконференция барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен инновацияле инфраструктура объектларын булдыру һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү чараларының Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан гамәлгә ашырылуына мониторинг үткәрү сораулары, һәм шулай ук нәтиҗәләре коммерцияләштерелү перспективасына ия инновацияле проектларны финанс ягыннан тәэмин итү өчен кече инновацияле предприятиеләргә грантлар бирү буенча Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан субъектлар арасында оештырыла торган конкурста катнашу мәсьәләләре тикшерелде.
2014 елның 29 декабрендәге 464-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмаларга салым ташламаларын күз уңында тоткан үзгәрешләр кертелде.
Өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга, күзәтчесез калган балаларга, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ һәм авыр тормыш шартларында калу-калмауларына бәйсез рәвештә социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәт күрсәтүләр алучы башка затларга социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтү эшчәнлеге өстәмә кыйммәткә салым түләүдән азат ителә.
2015 елның 18-20 феврале көннәрендә Яр Чаллыда КФУ инжиниринг үзәге һәм «ЭКСПО-Кама» күргәзмә үзәге базасында ел саен уздырыла торган «Кама сәнәгать форумы-2015» үтәчәк.
Форум эшендә башкарма хакимиятнең республика органнары вәкилләре, һәм шулай ук Кама аръягы зонасының 150гә якын предприятиесе катнашачак, шул исәптән Татарстан Республикасы Кама территориаль-җитештерү кластерына кергәннәр дә.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында федераль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә ашыру һәм үстерү буенча башкарылган эш турында обзор мәкалә урнаштырылган.
Җайлау йогынтысын бәяләүдә төп бурыч булып норматив хокукый актлар проектларында бизнес өчен артык, чыгымлы таләпләрне ачыклау тора.