Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә тикшерү үткәрү графигы һәм тәртибе

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  2014 елның 31 декабрендәге 501 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшләп килүче Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376 номерлы Карары һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 27 сентябрендәге 797 номерлы Карары таләпләренә туры килүенә тикшерү үткәрү тәртибе расланды.

Боерыкта шулай ук 2015 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә тикшерү үткәрү графигы да расланды.

Боерык белән сылтама буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International