«Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль һәм күзәтчелек нигезләре турында» закон проекты буенча тәкъдимнәр кабул ителә

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия  Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль һәм күзәтчелек нигезләре турында» федераль закон проекты карауга керде.

 

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен, югары уку йортлары белгечләрен, әлеге өлкәдәге экспертларны проект белән сылтама буенча танышырга чакырабыз.

Закон проекты структурасы һәм эчтәлеге буенча тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлегенә түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Gulnaz.Ismagilova@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International