ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

     2015 елның 20 гыйнварында  Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге инвестицияле проектларны сайлап алу буенча «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең нәтиҗәле ысулларын булдыру буенча тәкъдимнәр эшләү» темасына экспертлар советы белән бизнес-иртәнге аш оештырды.

   Кырым эшлекле клубы, Бахчасарай шәһәре хакимияте органнары вәкилләре һәм эшкуарлары шулай ук бизнес-очрашу кунаклары булдылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законга һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү сораулары буенча башка Федераль законнарга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектының җайлау йогынтысын бәяләү максатында җәмәгать консультацияләре уздыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан вәкилләре Бөтендөнья Банкы тарафыннан 2014 елның 20 гыйнварында оештырылган видеоконференция барышында икътисадый үсешне тоткарлый торган кайбер проблемаларны билгеләделәр һәм аларны чишүнең ихтимал булган юнәлешләрен күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев фикеренчә, озак вакытка исәпләнгән перспективада икътисадның ачыклыгын киңәйтү һәм Россия предприятиеләрен һәм фәнни оешмаларын глобаль чылбырга кушу (шул исәптән горизонталь буенча хезмәттәшлекне үстерү хисабына да) таләп ителә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышының «Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен базарларга этәрү турында» 2014 елның 19 сентябрендәге ИХ-12-264 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП тарафыннан Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциянең электрон каталогы (http://kp.agzrt.ru/) эшләнде.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 1 гыйнварына фондның гамәлдәге поручительстволары саны 129га җитеп, 465,6 млн сумны тәшкил итте, дип хәбәр итә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы. Бу эшкуарларга 941,6 млн сумлык өстәмә кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек тудырды.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә кече һәм урта бизнесны үстерүне стимуллаштыру буенча чаралар пакеты формалаштырыла.
2015 елның беренче яртысында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча чаралар турында» соравы буенча Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышы узачак.
Тәкъдимнәр «Ачык регион 71» порталы сервисы аша кабул ителә: http://gossovet.or71.ru. Һәр эшкуар Россия Федерациясендә эшкуарлыкны үстерү буенча тәкъдимнәрен юллый ала.
2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасында «Төбәктә интеллектуаль милек базарын формалаштыру һәм үстерү» IV Төбәк фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция эше түбәндәге «түгәрәк өстәл»ләр буенча оештырыла:
– «Фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүдә интеллектуаль милек объектлары кыйммәтен бәяләү урыны»
– «Интеллектуаль милек объектларын бәяләү методлары һәм ысуллары»
– «Интеллектуаль милек объектларын бәяләү өлкәсендә идарә һәм кадрлар сәясәте».
Моноюнәлешле торак пунктларның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген координацияләү максатында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы моношәһәрләрдәге социаль-икътисадый вазгыятькә комплекслы мониторинг үткәрү эшен башлый.
Мониторинг моношәһәрләрдәге социаль-икътисадый вазгыятьне чагылдыра торган мәгълүмат туплау юлы аша (шул исәптән, «Идарә» автоматлаштырылган дәүләт мәгълүмат системасы ярдәме белән) башкарылачак.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү фонды финанслау өчен өстенлекле тармакларда җитештерүне үстерү максатларында эшкуарларга җәлеп итәрлек шартларда займ средстволары алу мөмкинлегеннән файдаланырга тәкъдим итә. Исегезгә төшерик, өстенлекле дигәндә авыл хуҗалыгы, төзелеш, җитештерү һәм эшкәртү (шул исәптән импортны алыштыруны тәэмин итәрлек), хезмәт күрсәтү тармаклары, инновацияләр, фән һәм техниканы үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек күз уңында тотыла.
2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексына салым салуның патент системасы өлешендә түбәндәге үзгәрешләр үз көченә керде:
1. 346.43 маддә Россия Федерациясе субъектларына субъект территориясен муниципаль берәмлекләр (муниципаль берәмлекләр төркемнәре) буенча патент гамәлдә булган территорияләргә бүлү хокукын бирә торган норма белән тулыландырылды.
2. 346.43 маддәнең 7 пунктында шәхси эшкуар тарафыннан алынырга мөмкин булган потенциаль еллык керемнең минималь размеры (100 мең сум) бетерелеп, максималь размеры (1 млн сум) гына калдырылды.
Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы дәүләт хакимиятенең юнәлешле органнары, иҗтимагый оешмалар һәм эшкуарлар берләшмәләре белән «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» 2012 елның 29 сентябрендәге 65-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын әзерләү буенча уртак эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International