2015 елның 18-20 феврале көннәрендә Яр Чаллыда КФУ инжиниринг үзәге һәм «ЭКСПО-Кама» күргәзмә үзәге базасында ел саен уздырыла торган «Кама сәнәгать форумы-2015» үтәчәк.
Форум эшендә башкарма хакимиятнең республика органнары вәкилләре, һәм шулай ук Кама аръягы зонасының 150гә якын предприятиесе катнашачак, шул исәптән Татарстан Республикасы Кама территориаль-җитештерү кластерына кергәннәр дә.
Форум программасында автокомпонентлар һәм нефть-химия җиһазлары күргәзмәсен оештыру каралган, һәм шулай ук машина төзелеше һәм нефть-химия өлкәсендә Кама кластерының эре компания-катнашучылары – КАМАЗ, Расагролизинг, ТАИФ һәм Татнефть – белән «тәэминатчылар көне» үткәрү планлаштырыла.