Россия Федерациясе Салым кодексындагы үзгәрешләр белән гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү оешмалары ӨКСнан һәм табышка салымнан азат ителә

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 2014 елның 29 декабрендәге 464-ФЗ номерлы Федераль закон  белән Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмаларга салым ташламаларын күз уңында тоткан үзгәрешләр кертелде.

Өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга, күзәтчесез калган балаларга, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ һәм авыр тормыш шартларында калу-калмауларына бәйсез рәвештә социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль хезмәт күрсәтүләр алучы башка затларга социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтү эшчәнлеге өстәмә кыйммәткә салым түләүдән азат ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International