2015 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды катнашында киңәшмә уздырылды. Республикадан әлеге киңәшмәдә Икътисад министрлыгы вәкилләре, һәм шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Видеоконференция барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен инновацияле инфраструктура объектларын булдыру һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү чараларының Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан гамәлгә ашырылуына мониторинг үткәрү сораулары, һәм шулай ук нәтиҗәләре коммерцияләштерелү перспективасына ия инновацияле проектларны финанс ягыннан тәэмин итү өчен кече инновацияле предприятиеләргә грантлар бирү буенча Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан субъектлар арасында оештырыла торган конкурста катнашу мәсьәләләре тикшерелде.
Чираттагы «Коммерцияләштерү» конкурсы узган ел ахырында старт алган иде инде. Инновацияле проектларга бюджетта каралган дәүләт ярдәме күләме якынча 1,8 млрд сумны тәшкил итә. Шулай итеп, 2015 елның 1 апреленә кадәр тагын якынча 900 миллион сум уйнатылачак.
Бер проект өчен субсидияләрнең максималь суммасы 10 млн сумны тәшкил итә.