ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Россия  Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 23 гыйнварындагы 36 номерлы Карары белән сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының эшләү тәртибе һәм аны кулланышка кертү вакытлары билгеләнде.

Бердәм мәгълүмат системасы http://zakupki.gov.ru Рәсми гомумроссия сайтын алып бару һәм аңа хезмәт күрсәтү кысаларында төзелгән һәм эшләнелеп бетелгән подсистемалардан, һәм шулай ук өстәмә булдырылган подсистемалардан тора.


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 27 гыйнварындагы 98-р номерлы Күрсәтмәсе белән 2015 елда икътисад үсешенең тотрыклылыгын һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы расланды.

План  4 бүлекне күз уңында тота:

икътисадый үсешне активлаштыру, икътисад тармакларына ярдәм, социаль тотрыклылыкны тәэмин итү, икътисадый һәм социаль өлкәләрдә вазгыятьне мониторинглау һәм контрольдә тоту.

Узган чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  министрлык, аккредитацияләнгән лизинг компанияләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре республиканың кече һәм урта бизнесына караган җитештерү предприятиеләренә дәүләт ярдәме акчаларының бүленү тәртибе  сорауларын тикшерделәр.


2015 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы  Экспертлар советы утырышы уздырылды. Анда Казан шәһәрендәге эре сәнәгать предприятиеләрен, прогрессив экологик технологияләр кертеп, шәһәр читенә күчерү һәм модернизацияләү концепциясе буенча фикер алышулар үткәрелде. Утырышта Экспертлар советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

2015 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырыш барышында шулай ук нефть һәм газ табу, аларны транспортировкалау, эшкәртү объектлары, химия, нефть химиясе производстволары, энергия белән тәэмин итү объектлары өчен мәгълүмат-идарә системаларын комплекслы рәвештә гамәлгә кертү буенча «Инкомсистем» Фәнни-инженерлык үзәге»  ЯАҖ компаниясе тәкъдимнәре тикшерелде.

2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2014 елның 29 гыйнварындагы УП-79 номерлы Указына ярашлы рәвештә, республикада яшәүчеләр арасында сораштырулар үткәреләчәк.

Сораштырулар үткәрүнең төп максаты халыкның үзенә хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм оешмалар эшчәнлеге белән канәгать калу дәрәҗәсен билгеләү, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрдән канәгать калу дәрәҗәсен күтәрү өчен халыкның теләк-тәкъдимнәрен ачыклау һәм туплау.

 2015 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2030 елгы чорга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясе буенча фикер алышуга багышланган  «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу уздырылды.

Көн тәртибендә  – Кеше капиталын туплау стратегиясе буенча фикер алышу. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, «Татарстан-2030» проектының «Кеше капиталы» проект мәйданчыгы җитәкчесе Энгель Фәттахов рәислек итте.

 2015 елның 17-20 марты көннәрендә  «Россия сегодня» Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә (Мәскәү шәһ., Зубовский бульвары, 4)  «Россия дәүләт-хосусый партнерлыгы атналыгы» (ДХП Атналыгы) дип аталган инфраструктура конгрессы үткәреләчәк. Чараны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО ярдәме белән ДХП үсеше үзәге оештыра.


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «ИРЭ-Полюс» Россия компаниясе лазер системаларын җыю заводы төзергә планлаштыра. Ниятләр турында тиешле килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «ИРЭ-Полюс» ҖЧҖ генераль директоры Валентин Гапонцев белән очрашуы барышында имза салынды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

 2015 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең «2014 ел – Мәдәният елында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар» дип аталган киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектының мәдәният өлкәсендәге төп юнәлешләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International