Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «2015–2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» подпрограммасын тормышка ашыру буенча 2015 елга чаралар планын эшләп бетерергә күрсәтмә бирде. Шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ тарафыннан предприятиеләргә федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү чаралары һәм механизмнары буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Әлеге күрсәтмәне министр, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2015–2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» подпрограммасын гамәлгә ашыруга багышлап, 2015 елның 23 гыйнварында уздырылган киңәшмәдә бирде.