2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының биш закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү үткәрү нәтиҗәсендә аларны кабул итүнең максатка ярашлы булуы турында карар кабул ителде

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында федераль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә ашыру һәм үстерү буенча башкарылган эш турында обзор мәкалә урнаштырылган.

Җайлау йогынтысын бәяләүдә төп бурыч булып норматив хокукый актлар проектларында бизнес өчен артык, чыгымлы таләпләрне ачыклау тора.

Бәяләмәләрне әзерләгәндә эшкуарлык эшчәнлеге өчен шактый мөһим чыгымнарның булу очраклары күзәтелде, гәрчә закон чыгаручы нинди дә булса өстәмә чыгымнарның булмавына күрсәтсә дә.

2014 елда Татарстан Республикасында Татарстан Республикасының эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлеккә кагылышлы  17  норматив хокукый актына (шул исәптән 11 закон проекты) һәм Россия Федерациясенең 15 норматив хокукый актына җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелде. Татарстан Республикасының биш закон проектына карата аларны кабул итүнең максатка ярашлы булуы турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International