Татарстанда «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр бәйгесе старт алды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында «Татарстан стратегиясе – минем стратегиям!» яшьләр бәйгесе старт алды. Ул, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проекты өстендә эшкә һәм фикер алышуларга яшьләрне җәлеп итеп, Стратегия юнәлешләренең актуальлеге турында яшьләрнең күзаллауларын һәм фикерләрен барлау-ачыклау, һәм шулай ук Стратегиягә кертү өчен яшьләр  «идеяләре банкын» формалаштыру максатында оештырыла.

 

     Бәйге түбәндәге юнәлешләрдә уздырыла:

– «Кеше капиталы»,

– «Икътисад»,

– «Пространство-территориаль үсеш».

    Бәйгедә яшьләре 16дан алып 35кә кадәр булган яшь кешеләр катнаша ала.

 Проектларга  презентацияләр үткәрү йомгаклары буенча иң яхшы эшләрнең авторлары билгеләнә, аларга бүләкләр тапшыру каралган. Иң яхшы проектлар «2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектына кертелергә тәкъдим ителәчәк.

Бәйге турында өстәмә мәгълүмат  «Татарстан-2030» проекты сайтының «Яшьләр бәйгесе» дип аталган махсус бүлегенә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International