Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышында Татарстан Республикасында яшьләр башлангычларына ярдәм итү чаралары тикшерелде

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

 2015 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы уздырылды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасында яшьләр башлангычларына ярдәм итү чараларына багышланган актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.

Үзенең докладында Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшкуарлыкка һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча гамәлгә ашырыла торган программалар турында җентекләп сөйләде. Ул мөлкәти һәм инновацияле инфраструктура булдыру һәм үстерү, кайбер финанс программаларын гамәлгә ашыру, һәм шулай ук социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны үстерү  кебек яшьләр эшкуарлыгын ныгытуга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме юнәлешләрен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International