Уңай инвестицияле климатны тәэмин итү буенча башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартына мониторинг үткәрү буенча Экспертлар төркеме утырышы уздырылды

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО Экспертлар төркеменең Татарстан Республикасында уңай инвестицияле климатны тәэмин итү буенча башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартына (Стандарт) мониторинг үткәрүгә багышланган чираттагы утырышы  уздырылды.

   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин катнашты.

Утырыш барышында доклад белән төбәкнең инновацияле стратегиясенең (Стандартның 1 пункты) Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең иң югары органы тарафыннан раслануы турында һәм Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затының «Инвестицияле климат һәм Россия Федерациясе субъектының  инвестицион сәясәте» дип аталган еллык юлламасы (Стандартның 3 пункты)  турында доклад белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев чыгыш ясады. Экспертлар төркеменең барлык әгъзалары әлеге пунктларның тулысынча үтәлүе белән ризалаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International