ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы комиссиясе 2015 елның 30 гыйнварында «Татарстан Республикасында франчайзингны  һәм франчайзинг буенча эш системасын популярлаштыру» программасы буенча дәүләт ярдәме акчалары алган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бизнес-проектларын гамәлгә ашыру процессында  туган сорауларны тикшерде.

    2015 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең   «2014 елда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы эше йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында»гы сорауларга багышланган утырышы уздырылды.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 елга кадәр ТР Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында озакка исәпләнгән инвестицияле үсешнең төп сораулары тикшерелде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Х Казан венчур ярминкәсен һәм XV Россия венчур ярминкәсен әзерләү буенча эшче төркемнең 2015 елның 2 февралендә Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган утырышында катнашты.

Утырышта катнашучылар ярминкәләрне әзерләү һәм үткәрү концепциясен, чараларның якынча программасын һәм форматын тикшерделәр.

 2015 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары белән  видеоконференция режимында Татарстан Республикасында 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чараларны гамәлгә ашыру сорауларына багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында шулай ук хезмәт базарындагы вазгыять турындагы доклад белән ТР  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министы Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

 2015 елның 30 гыйнварында Яр Чаллыда уздырылган киңәшмә барышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов  муниципалитет вәкилләре белән машина төзүчеләр шәһәренең перспективада социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен тикшерде.

   Киңәшмә барышында эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектларын үстерү, Яр Чаллы шәһәрен иң катлаулы социаль-икьтисадый вазгыятьле моношәһәрләр исемлегенә кертү, шәһәрнең кече һәм урта предприятиеләренең эшкуарлыкка дәүләт финанс ярдәме күрсәтү чараларында катнашуы һәм башка мөһим темалар каралды.

Укучыларның һәм яшьләрнең фәннең һәм техниканың югары технологияле  тармаклары белән кызыксынуларын көчәйтү максатында Мамадыш шәһәре Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә («Информ-Диалог» Мәгълүмат һәм белем бирү үзәге» ҖЧҖ)  югары технологияле җиһазларны  куллану буенча ике көнлек гамәли семинар уздырыла.

Чарада  А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты вәкилләре, яшьләрнең инновацияле иҗаты үзәге җитәкчеләре, лицей укучылары катнаша.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.

2014 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.


2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.

Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, «Татарстан-2030» проектының  «Инновацияләр, мәгълүмат һәм технологияләр» проект мәйданчыгы җитәкчесе Роман Шәйхетдинов рәислек итте.

2015 елның 30 гыйнварында «2014 елга йомгаклар ясау һәм 2015 елда тармак үсеше перспективалары» сораулары буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уздырылды.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча мәшгульлек һәм социаль яклау сәясәте өлкәсенең стратегик үсешенә караган төп мәсьәләләр тикшерелде.


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга

2015 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы  коллегиясенең «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының  2014 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» турындагы киңәйтелгән утырышы уздырылды.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектының урман хуҗалыгының стратегик үсешенә караган төп мәсьәләләре тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International