2014 ел йомгаклары буенча Чистай, Баулы һәм Әлки районнары Татарстан муниципалитетлары үсеше рейтингында үз позицияләрен яхшырттылар

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.

2014 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

2014 елның гыйнвар-декабрь айларында рейтингта иң зур үзгәрешләргә Чистай  (+9 позиция), Баулы (+6 позиция)  һәм Әлки (+5 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлекнең кимүе, кулланышка тапшырылган  торак йортларның гомуми мәйданнары үсеше темпларының артуы, авыл хуҗалыгы тулай продукциясенең һәм салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсүе  кебек кайбер   күрсәткечләрнең яхшыруы белән аңлатыла.

Кукмара (-8 позиция), Балтач (-7 позиция) һәм Чүпрәле (-4 позиция) муниципаль районнарының рейтингта тоткан урыннары түбәнәйде. Әлеге тискәре күренешләр теркәлгән эшсезлекнең артуы, кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданнары үсеше темплары һәм авыл хуҗалыгы тулай продукциясенең кимүе белән аңлатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International