Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясендә Стратегия 2030 проектын тикшерделәр

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

2015 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең   «2014 елда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы эше йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында»гы сорауларга багышланган утырышы уздырылды.

Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 елга кадәр ТР Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында озакка исәпләнгән инвестицияле үсешнең төп сораулары тикшерелде.

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы  җитәкчесе Талия Миңнуллина инвестицияле эшчәнлекне үстерүнең, шул исәптән инвестиция һәм венчур фондлары, бизнес-фәрештәләр, үсеш институтлары, шәхси инвесторлар, кредит-финанс учреждениеләре акчаларын җәлеп итүгә булышу буенча эшне системалаштыруның һәм ведомствоара эшне координацияләүнең, һәм шулай ук инновацион-инвестицион инфраструктура объектларына ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International