Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Х Казан венчур ярминкәсен һәм XV Россия венчур ярминкәсен әзерләү буенча эшче төркемнең 2015 елның 2 февралендә Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган утырышында катнашты.
Утырышта катнашучылар ярминкәләрне әзерләү һәм үткәрү концепциясен, чараларның якынча программасын һәм форматын тикшерделәр.
Венчур ярминкәләрен үткәрү максаты – Россиядә венчурлы инвестицияләүләр системасы үсешенә ярдәм итү, киң даирә инвесторларның игътибарын Россия һәм республика инновацияле компанияләренә юнәлтү, технологик бизнеска инвестицияләрне җәлеп итү.