2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.
Көн тәртибендә – Татарстан Республикасының пространство үсеше буенча стратегик планлаштыруны тикшерү.
2015 елның 15 апреленә кадәр ел саен уздырыла торган «Минем илем – минем Россиям» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы үтәчәк. Конкурста яшьләрнең авторлык проектлары һәм Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән белем бирү өлкәсендәге проектлары катнаша.
Катнашу сораулары буенча республика этабын оештыручыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Хәйруллина Филүзә Маратовнага +7 (843) 222-81-64 тел. номеры буенча шалтыратыгыз.
2015 елның 4 февралендә «ИНВЭНТ» җитештерү комплексы территориясендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова катнашлыгында Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәген («ХимТех» ТИҮ) ачу тантанасы узачак.
«ХимТех» ТИҮ ачу республика инжиниринг үзәкләренең хисап стратегик сессияләренә туры китерелгән. Әлеге сессияләр барышында 2014 елда инжиниринг үзәкләре эшчәнлегенә йомгак ясалып, 2015 ел планнары тикшереләчәк, кече һәм урта эшкуарлык сорауларын хәл итү юллары тәкъдим ителәчәк. Сессия эшендә Рөстәм Миңнеханов, Наталья Ларионова, һәм шулай ук Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашачак.
2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.
Көн тәртибендә – 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсеше стратегиясен һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше методологиясе һәм концепциясе» проектын карау.
2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.
Көн тәртибендә – озакка исәпләнгән тотрыклы үсешнең, әйләнә-тирә мохитне саклауның һәм экологик куркынычсызлыкның төп юнәлешләрен карау. Очрашуда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры, «Татарстан-2030» проектының «Табигый ресурслар» проект мәйданчыгы җитәкчесе Артём Сидоров рәислек итте.
2015 елның 27 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә КФҮләрдә гражданнарга муниципаль хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итү максатында КФҮнең Автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү сораулары буенча хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләрен укытуның чираттагы этабы оештырылды.
2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы транспорт комплексының 2014 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында»гы мәсьәләгә багышланган киңәйтелгән утырышы үткәрелде.
Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагының стратегик үсешенә караган төп сораулар тикшерелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «РОСНАНО» ИК» ҖЧҖ Идарәсе рәисе Анатолий Чубайс һәм OCSiAl.ru компаниясе вәкилләре белән 2015 елның 28 гыйнварында узган очрашуында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы наноиндустриясенең агымдагы тенденцияләре һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
2015 елның 28 гыйнварында «Сколково» Инновация үзәгендә, Гиперкубта, «Инновацияләр яңа икътисадый чынбалыкта. Россиянең инновация сәясәте һәм төбәкләр үсеше» I Бөтенроссия киңәшмәсе узды.
Киңәшмә барышында төбәк икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, сәнәгать структурасын модернизацияләү, төбәкләрдә нәтиҗәле инновация инфраструктураларын төзү һәм фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне коммерцияләштерү сораулары тикшерелде.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының Бюджет сәясәте департаменты «Тәэминатчы (подрядчы, башкаручы) тарафыннан контрактта каралган йөкләмәләрнең үтәлү вакытының чыгуы өчен түләүне исәпләү тәртибе турында» 02-02-04/60726 номерлы хатында дәүләт һәм муниципаль контрактларны үтәмәган яисә тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен җаваплылык мәсьәләләре буенча аңлатма бирде.