2015 елның 30 гыйнварында Яр Чаллыда уздырылган киңәшмә барышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов муниципалитет вәкилләре белән машина төзүчеләр шәһәренең перспективада социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен тикшерде.
Киңәшмә барышында эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектларын үстерү, Яр Чаллы шәһәрен иң катлаулы социаль-икьтисадый вазгыятьле моношәһәрләр исемлегенә кертү, шәһәрнең кече һәм урта предприятиеләренең эшкуарлыкка дәүләт финанс ярдәме күрсәтү чараларында катнашуы һәм башка мөһим темалар каралды.
Киңәшмә йомгаклары буенча министр Яр Чаллы шәһәрендә гамәлгә ашырыла торган чараларга федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча тиешле эш башкарырга, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать паркларына һәм сәнәгать мәйданчыкларына резидентларны җәлеп итү буенча эшне активлаштырырга, Яр Чаллы шәһәре инфраструктурасы объектларына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләрен чакыру сорауларын эшләп бетерергә күрсәтмә бирде.