2015 елның 30 гыйнварында «2014 елга йомгаклар ясау һәм 2015 елда тармак үсеше перспективалары» сораулары буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уздырылды.
Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча мәшгульлек һәм социаль яклау сәясәте өлкәсенең стратегик үсешенә караган төп мәсьәләләр тикшерелде.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.
Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, шәхси ихтыяҗны бәяләү нигезендә социаль хезмәтләрне күрсәтүнең адреслылыгын тәэмин итү халыкны социаль яклау системасы өчен стратегик бурыч булып тора. Социаль яклау чараларын бүлү институтыннан икътисадый үсешне генерацияли алу мөмкинлеге булган үсеш институтына әверелдерергә кирәк.