2015 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2014 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар» турындагы киңәйтелгән утырышы уздырылды.
Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектының урман хуҗалыгының стратегик үсешенә караган төп мәсьәләләре тикшерелде.
Коллегия утырышын Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров ачты. Ул экологик куркынычсызлык сакланган хәлдә табигый ресурслардан файдалану шартларын киңәйтү Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы стратегик үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте.