2015 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр белән очрашу оештырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, «Татарстан-2030» проектының «Инновацияләр, мәгълүмат һәм технологияләр» проект мәйданчыгы җитәкчесе Роман Шәйхетдинов рәислек итте.
Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ИТ-парк һәм «Иннополис Сити» ААҖнең стратегия һәм үсеш буенча директоры Лидана Бондарь, шулай ук проектны эшләүчеләр катнашты.