Франчайзинг бизнес-проектлар эшләү өчен дәүләт ярдәме алган Татарстан эшкуарларына хисап бирү вакытын озайттылар

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы комиссиясе 2015 елның 30 гыйнварында «Татарстан Республикасында франчайзингны  һәм франчайзинг буенча эш системасын популярлаштыру» программасы буенча дәүләт ярдәме акчалары алган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бизнес-проектларын гамәлгә ашыру процессында  туган сорауларны тикшерде.

Эшкуарлар франшизаның интеллектуаль пакетын эшләүгә бәйле финанс чыгымнарына субсидияләр бирү турындагы килешүләр буенча хисап бирү вакытын озайту үтенече белән Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Мондый үтенеч  «Стикерз», «Макс-кард.ру», «Рефакт+» һәм ШЭ Сафиуллин М.Г компанияләре вәкилләреннән алынды. Бер эшкуар субсидия бирү турындагы килешүдәге якны алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Максималь уңайлылык тудыру принцибыннан чыгып, комиссия эшкуарларның үтенечен канәгатьләндерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International