2015 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасында 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чараларны гамәлгә ашыру сорауларына багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында шулай ук хезмәт базарындагы вазгыять турындагы доклад белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министы Эльмира Зарипова чыгыш ясады.
Киңәшмәдә муниципаль районнарда (шәһәр округларында) 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү комиссиясе төзү, икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чараларның муниципаль планнарын эшләү, һәм шулай ук халыкның мәшгульлеген оператив мониторинглау сораулары тикшерелде.
Артём Здунов вазгыятьне даими күзәтеп торуның мөһимлегенә басым ясады, һәм шулай ук муниципаль берәмлек башлыкларына 2015 елда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен һәм социаль тотрылылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планына кертү максатыннан үз тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына юлларга тәкъдим итте.