2015 елның 5 февралендә Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары советлары утырышлары уздырылды. Утырышларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 4 февралендә Мәскәү шәһәрендә «Бизнес-Уңыш» Бөтенроссия форумы кысаларында Муниципаль тәҗрибәләр атласына кергән Россия Федерациясе субъектларындагы пилот муниципаль берәмлекләр өчен ябык сессия уздырылды. Чара «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО һәм «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Сессия өстенлекле бурычларны тикшерүгә, муниципаль берәмлекләрдәге җирле үзидарә органнары тарафыннан уңышлы тәҗрибәләрне кертүне пилот сынап карауда катнашучыларның хезмәттәшлеге алгоритмына багышланган иде.
2015 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе коллегиясенең көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең 2014 елда эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында» сораулар куелган уртак утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы төбәк инжиниринг үзәкләренең эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш планнары турында 2015 елның 4 февралендә «Корстон-Казан» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган хисап стратегик сессиясендә фикер алыштылар.
Анда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм башкалар катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге нигезендә полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Фәнни-техник өлкәдәге кече формалы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, Россия инновацион регионнары ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник һәм башкалар катнашты.
2015 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең көн тәртибенә «2014 елда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эше йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» сораулар куелган утырышы уздырылды.
Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2030 елга кадәр ТР Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында җир мөнәсәбәтләре өлкәсенә караган төп мәсьәләләр тикшерелде.
«Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге» Дәүләт унитар предприятиесе, Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты ярдәме белән, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы» темасына квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештыра.
Тыңлаучылар сатып алуларны 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә оештыру һәм уздыру сорауларын карарга, контракт системасы кысаларында эш буенча гамәли күнекмәләр һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга тиешләр.
Кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баруга лицензия алуны, яңадан алуны электрон формада башкару мөмкинлеге бирә торган Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан функционал, лицензияләр буенча федераль законнардагы үзгәрешләр гамәлгә керүгә бәйле рәвештә, актуальләштерелде.
Яңалык шунда, лицензияне алу, яңадан алу өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылды, исемлектән юридик затның гамәлгә куелышы турындагы документлар сызылды.
Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелгән Татарстан Республикасы хакимияте органнары игътибарын ел саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тапшырыла торган доклад формасына үзгәрешләр кертелүенә җәлеп итәбез.
Үзгәрешләр контроль (күзәтчелек) турында хакимият органнары тарафыннан тапшырыла торган докладны тулыландыруга кагыла. Әйтик, форманың «VI. Дәүләт контроле (күзәтчелеге) нәтиҗәлелеген анализлау һәм бәяләү» бүлеге түбәндәге яңа пунктлар белән тулыландырыла2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе белән берлектә, «2014 елда Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучының иң яхшы проекты» конкурсы финалы уздырылды.
Чараның беренче яртысында бәхәс клубы утырышы үтте. Анда «Bulatov group» идарәче компаниясе директорлар советы рәисе Айдар Булатов чыгыш ясап, үз карьерасы үсеше процессында нинди авырлыкларга юлыгуы турында сөйләде, күп кенә киңәшләрен бирде һәм сорауларны җаваплады.