5-6 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәре Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә робот җыю буенча мастер-класслар оештырыла

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Укучыларның һәм яшьләрнең фәннең һәм техниканың югары технологияле  тармаклары белән кызыксынуларын көчәйтү максатында Мамадыш шәһәре Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә («Информ-Диалог» Мәгълүмат һәм белем бирү үзәге» ҖЧҖ)  югары технологияле җиһазларны  куллану буенча ике көнлек гамәли семинар уздырыла.

Чарада  А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты вәкилләре, яшьләрнең инновацияле иҗаты үзәге җитәкчеләре, лицей укучылары катнаша.

Семинарда  «Информ-Диалог» Мәгълүмат һәм белем бирү үзәге» ҖЧҖ белгечләре, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты вәкилләре белән берлектә, робот җыю буенча мастер-класслар күрсәтәчәк.

Семинар 2015 елның 5-6 феврале көннәрендә түбәндәге адрес буенча уза: Мамадыш шәһ., Текстильный тыкрыгы, 5, «2нче лицей» МБББУ.

Белешмәләр өчен телефон: 8-9274-135-096 (Ефимов Артур Михайлович – «Информ-Диалог» Мәгълүмат һәм белем бирү үзәге» ҖЧҖ директоры).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International