Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре төзелә, алар, вузлар белән берлектә, икътисадның инновацияле үсеше, технологик модернизация, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының проект, инженерлык һәм оештыру-гамәлгә кертү бурычларын хәл итү өчен мөмкинлекләр тудырып куя.
Әйтик, республикада эшләп килә торган Биотехнологияләр өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге авыл хуҗалыгы тармагындагы кече һәм урта бизнес предприятиеләренә фәннең алдынгы казанышларына үтеп керә алу мөмкинлеген тудырырга, биотехнологияләр өлкәсендә тикшеренү һәм аналитик эшчәнлек алып бару өчен шартлар булдырырга, терлек азыгы һәм терлекчелек өчен азык өстәмәләре базарындагы үтәкүренмәлелекне арттырырга тиеш.
2015 елның 4-6 феврале көннәрендә Саха (Якутия) Республикасында Идарәче кадрларны әзерләү буенча вәкаләтле оешма җитәкчесе, Саха (Якутия) Республикасы Президенты каршындагы Идарә институты Өстәмә һөнәри белем бирүнең Дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе ректоры Константин Борисов һәм Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Якутия төбәк комиссиясенең җаваплы сәркатибе Галина Архипова Татарстан Республикасында булдылар.
2015 елның 8 февралендә чираттагы мәртәбә иң эреләрдән саналган спорт ярышы – «Лыжня России – 2015» уздырылды. Республикада яшәүчеләр иртәдән бөтен гаиләләре һәм хезмәт коллективлары белән узышлар оештырыла торган төп мәйданчык – Залесный бистәсендәге «Солнечный» лагерена җыела башладылар. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре дә стартка бастылар.
Кайнар чәй, тәм-томнар һәм үзәк сәхнәдә төрле иҗат коллективларының чыгышлары чарада катнашучыларга һәм җанатарларга күңелсезләнеп торырга, туңарга мөмкинлек бирмәделәр.
2015 елның 3-4 марты көннәрендә Казан шәһәрендә, ИТ-Парк территориясендә, Бөтенроссия стартап-турының чираттагы туры уздырыла.
Турның максаты – перспективалы инновацион карарлар табу һәм эшкәртмәләр өстендә эшләүче яшьләргә үз үсеш стратегияләрен булдыруда ярдәм итү.
Бөтенроссия стартап-туры чаралары, үткәрү төбәгеннән җыелган катнашучыларны гына түгел, Россия Федерациясенең безгә күрше субъектлары вәкилләрен дә берләштерә.
6 февралендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев Мәскәү шәһәрендә бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Россия Хөкүмәте чаралары планын тикшерде. Ведомство җитәкчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ил төбәкләре башлыклары белән очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев һәм Татарстан эшкуарлары катнашты. Республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелегеннән «Казан кече тоннажлы химия заводы» ҖЧҖ генераль директоры Ринат Арсланов һәм «Гелиос-агротехника» ҖЧҖ генераль директоры Илнур Сәетов катнаштылар.
Республика муниципаль районнарына һәм шәһәр округларына 2015 елда Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) территорияләрендә икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү комиссиясе эшен оештыруга ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан Комиссия турында Нигезләмәнең типлаштырылган формасы эшләнде.
Татарстан Республикасы муниципаль районы (шәһәр округы) территориясендә 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү комиссиясе турында Нигезләмәнең типлаштырылган формасын раслау турында» 2015 елның 3 февралендәге Боерыгы һәм Нигезләмәнәнең типлаштырылган формасы Министрлык сайтының «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» («Территориаль үсеш», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре үсеше») бүлегендә урнаштырылган.
2015 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә проект финанслануы нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасын раслау турында»гы 2014 елның 11 октябрендәге 1044 номерлы карары кысаларында Россия Федерациясе территориясендә проект финанслануы нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү буенча киңәшмә үткәрде.
2015 елның 5 февралендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан үткәрелә торган Россия Федерациясе субъектлары җитәкчелеге вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә Россия Федерациясе субъектларында, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган «2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын» исәпкә алып, икътисадта һәм социаль өлкәдә кризиска каршы гамәлләр планын формалаштыру сорауларына, агымдагы икътисадый вазгыятькә ярашлы рәвештә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү чараларына һәм тиешле өстәмәләр кертү максатында Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Дәүләт советы доклады проектын тикшерүгә багышланган иде.
2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең « Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 2014 елдагы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары»на багышланган киңәйтелгән утырышы уздырылды.
Коллегия кысаларында, башка сораулардан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча шулай ук яшьләр сәясәте һәм спортка караган стратегик үсешнең төп мәсьәләре тикшерелде.
2015 елның 5 февралендә Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масаев җитәкчелегендәге әлеге ил делегациясе Казан вертолет заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Казахстандагы Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озатып йөрделәр.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының өч инжиниринг үзәге һәм ике прототиплаштыру үзәге тәкъдир ителде. Әлеге үзәкләр республика икътисады үсешенең өстенлекләреннән берсе булып торалар һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларының технологик әзерлеген үстерүгә һәм фәнни-техник бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгәннәр. Очрашуда шулай ук икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.