Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә модернизацияләү һәм техник кораллануда ярдәм күрсәтәчәк

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

    Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында  инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре төзелә, алар, вузлар белән берлектә, икътисадның инновацияле үсеше, технологик модернизация, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының проект, инженерлык һәм оештыру-гамәлгә кертү бурычларын хәл итү  өчен мөмкинлекләр тудырып куя.

Әйтик, республикада эшләп килә торган Биотехнологияләр өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге авыл хуҗалыгы тармагындагы кече һәм урта бизнес предприятиеләренә фәннең алдынгы казанышларына үтеп керә алу мөмкинлеген тудырырга, биотехнологияләр өлкәсендә тикшеренү һәм аналитик эшчәнлек алып бару өчен шартлар булдырырга,  терлек азыгы һәм терлекчелек өчен азык өстәмәләре базарындагы үтәкүренмәлелекне арттырырга тиеш.

Үзәк рәсми төстә 2014 елның декабре азагында ачылды һәм хәзер эшкуарларга тулы күләмдә бизнес һәм технологик  консультацияләр үткәрергә әзер.

Күбесе - база  хезмәтләре, алар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы таләпләренә ярашлы рәвештә күрсәтелә һәм, күбесенчә, республика һәм федераль бюджетлар акчалары хисабына үтәлә.

Беренче хезмәт күрсәтүләр бушлай башкарыла.

Хезмәтләрне алучылар – Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына караган җитештерү предприятиеләре («Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 4 маддәсенә ярашлы рәвештә, хезмәткәрләр саны  250 кешегә кадәр, кереме елына 1 млрд сумнан артмаган, дәүләт һәм муниципаль органнарның катнашы 25%тан зур булмаган, күбесенчә түбәндәге тармакларда махсуслашканнар: авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, урман хуҗалыгы, яңартыла торган чимал чыганакларын һәм калдыкларны тирәнтен эшкәртү).

Элемтә:

420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Петербург ур.,  50, корпус 23, офис 417.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 227-42-23, +7 (927) 419-88-79

E-mail: info@bio-rce.ru

Рәсми сайт http://bio-rce.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International