Казан вертолет заводы белән танышу вакытында Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимовка Татарстан инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре тәкъдир ителде

2015 елның 6 феврале, җомга

2015 елның 5 февралендә Казахстан Республикасы  Премьер-министры Кәрим Масаев җитәкчелегендәге әлеге ил делегациясе Казан вертолет заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Казахстандагы Тулы вәкаләтле илчесе  Михаил Бочарников озатып йөрделәр.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының өч  инжиниринг үзәге һәм ике прототиплаштыру үзәге тәкъдир ителде. Әлеге үзәкләр республика икътисады үсешенең өстенлекләреннән берсе булып торалар һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларының технологик әзерлеген үстерүгә һәм фәнни-техник бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгәннәр. Очрашуда шулай ук икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Белешмә өчен:

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында уңышлы эшләп киләләр:

-  А.Н.Туполев ис. КМТТУ-КАИ белән тыгыз элемтәдә Горбунов ис. КАҖБ базасында эшли торган «КАИ-Лазер» Сәнәгать лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге

-         КМТТУ-КХТИ белән хезмәттәшлектә фәнни тикшеренүләр алып бара һәм нефть продуктлары, химик матдәләр, сүсләр һәм композицион полимер материаллар җитештерү өлкәсендә инженер-консультация хезмәтләре күрсәтә торган Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге

-      Махсус медицина виртуаль симуляторлар төзү юлы белән технологияләрне һәм белемнәрне коммерцияләштерү белән шөгыльләнә торган «Медицина Фәне Үзәге» төбәк инжиниринг үзәге.

-         Биотехнологияләр өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге.

-        Илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге.

-        «Санлы технологияләр үзәге» прототиплаштыру үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International