Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия субъектлары тарафыннан кризиска каршы планнарны формалаштыру буенча СИА киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 7 феврале, шимбә

 2015 елның 5 февралендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан үткәрелә торган Россия Федерациясе субъектлары җитәкчелеге вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә Россия Федерациясе субъектларында,  Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган «2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын» исәпкә алып, икътисадта һәм социаль өлкәдә кризиска каршы гамәлләр планын формалаштыру сорауларына, агымдагы икътисадый вазгыятькә ярашлы рәвештә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү чараларына һәм тиешле өстәмәләр кертү максатында Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Дәүләт советы доклады проектын тикшерүгә багышланган иде.

Чарага Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләре хөкүмәтләре вәкилләре чакырылган иде. Татарстан Республикасыннан икътисад министры Артём Здунов катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International