2015 елның 4-6 феврале көннәрендә Саха (Якутия) Республикасында Идарәче кадрларны әзерләү буенча вәкаләтле оешма җитәкчесе, Саха (Якутия) Республикасы Президенты каршындагы Идарә институты Өстәмә һөнәри белем бирүнең Дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе ректоры Константин Борисов һәм Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Якутия төбәк комиссиясенең җаваплы сәркатибе Галина Архипова Татарстан Республикасында булдылар.
Сәфәр кысаларында кунаклар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү һәм икътисад өчен кадрлар әзерләү секторы мөдире Наил Мадиев очрашты. Ул Якутиядән килгән кунакларны Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасына тыңлаучыларны сайлап алу буенча Татарстан төбәк комиссиясенең эшен оештыру, аны тәмамлаучылар өчен Россиядә һәм чит илләрдә стажировкалар оештырылу мөмкинлекләре белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Татарстанга килгән кунаклар шулай ук КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының үсеш буенча директоры урынбасары Лилия Нургатина белән очраштылар. Очрашу барышында Саха (Якутия) Республикасы Президент программасын тыңлаучыларның Казан (Идел буе) федераль университетында уку мөмкинлекләре турындагы сораулар каралды.