2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең « Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 2014 елдагы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары»на багышланган киңәйтелгән утырышы уздырылды.
Коллегия кысаларында, башка сораулардан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча шулай ук яшьләр сәясәте һәм спортка караган стратегик үсешнең төп мәсьәләре тикшерелде.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында министр, 2030 ел чорына кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектында яшьләр буенча башкарылырга тиешле эшләргә караган иң мөһим чаралар күрсәтелүен, шулай ук республика халкының барлык категорияләре арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру юнәлеше бирелүен билгеләп үтте.