2015 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә проект финанслануы нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасын раслау турында»гы 2014 елның 11 октябрендәге 1044 номерлы карары кысаларында Россия Федерациясе территориясендә проект финанслануы нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү буенча киңәшмә үткәрде.
Программа икътисадның реаль секторындагы оешмаларны озакка исәпләнгән һәм ташламалы шартларда кредитлау күләмнәрен арттыруга ярдәм итә торган инвестицияле проектларга булышу механизмнарын булдыруга юнәлдерелгән һәм вәкаләтле банклар тарафыннан икътисадның өстенлекле секторларында бәясе 1 млрд сумнан ким булмаган һәм 20 млрд сумнан артмаган инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен ташламалы шартларда кредитлар бирүне күз уңында тота.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының тармак министрлыклары һәм ведомстволары, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан сайлап алынган вәкаләтле банклар («Россия Саклык Банкы» ААҖ, «Россельхозбанк» ААҖ, «Альфа-Банк» АҖ, «ВТБ Банкы» ААҖ, «Промсвязьбанк» Җәмгыяви акционерлык җәмгыяте, «Газпромбанк» ААҖ, «Банк Москвы» ААҖ, «Открытие Финанс корпорациясе» Банкы Җәмгыяви акционерлык җәмгыяте) вәкилләре катнашты.