ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 10 февралендә министр урынбасары Наталья Таркаева Кама Аланы моношәһәрен үстерүнең «Кама Аланы» индустриаль паркын үстерү» инвестицияле проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Кама Аланы ш.т.б. башкарма хакимияте органнары, «Татинвестгражданпроект» ДУП, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ һәм «Кама Аланы» индустриаль паркы» ИК ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында «Кама Аланы» индустриаль паркының гамәлгә ашырылуы 2015-2017 елларга планлаштырылган 2нче чиратының проект һәм башка төр документацияләренең әзерлеге сораулары каралды.
Алга таба әлеге инвестицияле проект Моношәһәрләрне үстерү федераль фонды эшчәнлеге кысаларында 2015 елда дәүләт ярдәме алу максатында Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышында тикшереләчәк.

2015 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»гы закон проектына 2нче укылышта төзәтмәләр кертү каралды.
Исегезгә төшерик, «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»гы закон проекты озак һәм уртача вакыт аралыгына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә дәүләт стратегик планлаштыруның комплекслы системасын эшләү, төзү һәм гамәлгә куюның хокукый нигезләрен булдыру, һәм шулай ук дәүләт планлаштыруы һәм фаразлавы өлкәсендә Татарстан Республикасы законнарын «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законга яраклаштыру максатында эшләнә.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышына кертергә дип хәл ителде.

«Татарстан Республикасы рәсми порталы» Дәүләт мәгълүмат системасы составына кергән сайтлар арасында ел саен уздырыла торган конкурста Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайты 2014 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының иң яхшы сайты» номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Конкурс ел саен дәүләт органнары, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары, аларга караган оешмалар эшчәнлеге турында «Татарстан Республикасы рәсми порталы» ДМС составына керә торган сайтларга урнаштырылган мәгълүматның тизлеген, тулылыгын һәм һәркем өчен ачык булуын бәяләү максатында оештырыла.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының, шушы өлкәдә эшләүче белгечләрнең республиканың социаль-икътисади үсешендә тоткан урыны бик зур. Алар бик җаваплы бурычны хәл итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең “IТ-парк” технопаркында узган киңәйтелгән утырышында әнә шул хакта ассызыклап узды.
2014 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы 2015 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, "Ростелеком" ААҖ президенты Сергей Калугин, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

2015 елның 12 февралендә Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә «Кризис шартларында бизнесны саклау һәм үстерү. Кече предприятиеләр өчен сатуны оештыру, кредиттан тыш финансларны җәлеп итү» темасына түгәрәк өстәл уздыра.
Илдәге икътисадый вазгыять сату челтәрләрен җирле товар җитештерүчеләр белән киңрәк хезмәттәшлек итү зарурлыгы алдына куйды. Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ягыннан тәкъдимнәр күп булып тоелса да, алар белән даими хезмәттәшлек итү һәрвакытта да мөмкин түгел: зур күләмдә товар китерү буенча кыенлыклар бар, продукцияне төрүдәге, рекламалаудагы җитешсезлекләр, сыйфатның тотрыксызлыгы һ.б.лар комачаулый.
Чарада авыл хуҗалыгы предприятиеләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куючылар катнашыр дип көтелә.

2015 елның 9 февралендә министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов составына MATRADE дәүләт корпорациясе, Малайзия Үзәк Банкының IBFIM ислам финансларын үстерү бүлеге һәм әйдәп баручы UNIRAZAK университеты вәкилләре кергән Малайзия делегациясе белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда шулай ук Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды президенты Линар Якупов катнашты.
Киңәшмә кысаларында Булат Хаҗиәхмәтов Татарстан Республикасының инвестицион егәрен, эшкуарлык эшчәнлеге буенча чит ил инвесторлары өчен тудырылган шартларны, шул исәптән инновацияле инфраструктура һәм салым преференцияләрен тәкъдир итте.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 5 февралендә Мәскәү шәһәрендә «Бизнес-Уңыш» Милли эшкуарлык премиясе конкурсының финалы уздырылды. Ул Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, «ОПОРА РОССИИ» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасыннан «Эйдос-медицина» ҖЧҖ компаниясенең «Яңа буын медицина робот-симуляторлары» «За полезное» номинациясендә җиңүче дип табылды.

Татарстан җитәкчелеге, федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы актив чаралар күрергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Икътисадый советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу утырышта республика министрлыклары, ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.


Утырышны ачып, Татарстан Президенты искәрткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын кабул итте. Шундый ук планнарны Россия Федерациясе субъектлары да раслады. Татарстанда бу өлкәдә җайга салу функциясен Икътисадый советка йөкләделәр һәм бүген утырышта республиканың кризиска каршы планы проекты каралды.

Татарстанның туризм өлкәсе алдында алга таба республикага туристлар агымын арттыру бурычы тора. Бу хакта бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерелде, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырышта РФ Туризм буенча федераль агентылык җитәкчесе Олег Сафонов катнашты.

Татарстанның 2014 елда туризм өлкәсендә эшчәнлекнең нәтиҗәләре турындагы доклад белән ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, туризмда күрсәтелгән хезмәт күләме 2014 елда 10,03 млрд. Сум тәшкил итте – былтыргы күрсәткечтән 20,6 % артык. Кунакханә хезмәте күләменең үсеше 2014 елда 2013 ел белән чагыштырганда 28,9 % тәшкил итте, туризм хезмәте – 10,8 %, санаторий-сәламәтләндерү хезмәте – 2,6 5.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның апрелендә  яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән V Республика яшьләр форумының финалы үтәчәк. Һәр яшь кеше яисә команда конкурска үз проектын тәкъдим итә, фикердәшләр таба һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәменә өмет итә ала.

Форум кысаларында түбәндәге секцияләр эшләячәк: «Яшьләр фәне һәм  инновацияләре», «Архитектура һәм шәһәр мохите», «Син эшкуар», «Миһербанлык технологиясе», «Куркынычсызлык», «Арт квадрат», «Мәгълүмати агым», «Кече ватан», «Яшьләр коррупциягә каршы», «Киләчәккә старт!».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International