2015 елның 3-4 марты көннәрендә Казан шәһәрендә, ИТ-Парк территориясендә, Бөтенроссия стартап-турының чираттагы туры уздырыла.
Турның максаты – перспективалы инновацион карарлар табу һәм эшкәртмәләр өстендә эшләүче яшьләргә үз үсеш стратегияләрен булдыруда ярдәм итү.
Бөтенроссия стартап-туры чаралары, үткәрү төбәгеннән җыелган катнашучыларны гына түгел, Россия Федерациясенең безгә күрше субъектлары вәкилләрен дә берләштерә.
Чараның беренче көне программасына төрле чыгышлар һәм яшь инноваторлар өчен мастер-класслар үткәрү кертелгән, икенче көн питч-презентация конкурсына багышланган.
Конкурста катнашу өчен, проектның нинди үсеш стадиясендә (идеядән алып – продуктка кадәр, юридик затмы сез, фикердәшләр төркемеме, фәнни коллективмы, галим, эшкуар, эзләнүчеме) булуына карамастан, барлык теләге булганнар чакырыла.
Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк:
https://rst.startupvillage.ru/register/ru/?city=kaz.