Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре «Лыжня России-2015» чарасында катнаштылар

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

 2015 елның 8 февралендә чираттагы мәртәбә иң эреләрдән саналган спорт ярышы – «Лыжня России – 2015» уздырылды. Республикада яшәүчеләр иртәдән бөтен гаиләләре һәм хезмәт коллективлары белән узышлар оештырыла торган төп мәйданчык – Залесный бистәсендәге «Солнечный» лагерена җыела башладылар.  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре дә стартка бастылар.

Кайнар чәй, тәм-томнар һәм үзәк сәхнәдә төрле иҗат коллективларының чыгышлары чарада катнашучыларга һәм җанатарларга күңелсезләнеп торырга, туңарга мөмкинлек бирмәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International