Татарстан Республикасы вәкилләре Россия икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевның эшкуарлар белән очрашуында катнаштылар

2015 елның 7 феврале, шимбә

6 февралендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры  Алексей Улюкаев Мәскәү шәһәрендә бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Россия Хөкүмәте чаралары планын тикшерде. Ведомство җитәкчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, ил төбәкләре башлыклары белән очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов, Татарстан Республикасы  Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев һәм Татарстан эшкуарлары катнашты. Республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелегеннән «Казан кече тоннажлы химия заводы» ҖЧҖ  генераль директоры Ринат Арсланов һәм «Гелиос-агротехника» ҖЧҖ генераль директоры Илнур Сәетов катнаштылар.

Очрашуда катнашучылар  Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән беренчел чаралар  планын тикшерделәр. Төбәкләрдән өстәмәләр, тәкъдимнәр яңгырады. Беренче чиратта салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча ставкаларны түбәнәйтү, эшкуарлар өчен иминият кертемнәрен киметү мөмкинлекләре һәм механизмнары сораулар уята. Бизнес өчен салым ставкаларын дифференциацияләү соравы бәхәсләр тудырды, ул исә эшкуарлар өчен күрше төбәкләр арасында көндәшлек тудыру мөмкинлегенә ия.  Шулай ук эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре бизнес өчен административ каршылыкларны түбәнәйтүгә көч юнәлтергә тәкъдим иттеләр. Барлык күтәрелгән сораулар да икътисадта һәм социаль өлкәдә кризиска каршы гамәлләр планында исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International