Татарстан Икътисад министрлыгы республика муниципалитетлары өчен кризиска каршы штаблар турында нигезләмәнең типлаштырылгын формасын эшләде

2015 елның 7 феврале, шимбә

Республика муниципаль районнарына һәм шәһәр округларына 2015 елда Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) территорияләрендә икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү комиссиясе эшен оештыруга ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан Комиссия турында Нигезләмәнең типлаштырылган формасы эшләнде.

Татарстан Республикасы муниципаль районы (шәһәр округы) территориясендә 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү комиссиясе турында Нигезләмәнең типлаштырылган формасын раслау турында» 2015 елның 3 февралендәге Боерыгы һәм Нигезләмәнәнең типлаштырылган формасы Министрлык сайтының «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» («Территориаль үсеш», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре үсеше») бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International