Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләүне тормышка ашыру кысаларында 2015 елның 1 кварталында башкарылганнарга йомгак ясый. Бүгенге көндә лицензияләр реестрында металл калдыкларын җыю һәм эшкәртү буенча 331 пунктта эшчәнлек алып баручы 87 юридик зат һәм шәхси эшкуар теркәлгән.
2015 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкурлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин «Бизнес-ассоциацияләрнең хакимит органнары белән хезмәттәшлеге: нәтиҗәгә юнәлеш» республика конференциясендә катнашты. Конференция эше барышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының бизнес-ассоциацияләр белән хезмәттәшлеге сораулары, һәм шулай ук әлеге хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре каралды.
2015 елның 6 апреленнән 29 апреленә кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында «Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздырыла. Курслар Татарстан Республикасы дәүләт органнары җитәкчеләре урынбасарларының һөнәри белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән.
2015 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонада үз эшчәнлекләрен алып бара торган Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре өчен кадрларны максатчан әзерләүне субсидияләү программасын тикшерү буенча киңәшмә уздырды.
2015 елның 13 апреленнән 15 апреленә кадәр Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы кече һәм урта бизнес субъектлары өчен Түбән Новгород өлкәсенә бизнес-миссия оештырылды. Әлеге сәфәрнең максаты – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнгән сәнәгать предприятиеләренә заказлар җәлеп итү.
2015 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре белән киңәшмә уздырылды.
2015 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.
Кече һәм урта бизнесны үстерүгә багышланган Дәүләт Советы утырышында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән һәр төбәктә һәм муниципалитетта эшлеклелек активлыгын күтәрүгә мәгълүмати ярдәм күрсәтү бурычын үтәү йөзеннән Россия Федерациясе субъектлары өчен бушлай интернет-ресурс - «Россия төбәкләренең төп интернет порталы» - www.rusregioninform.ru формалаштырыла.
2015 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Буа районы башлыгы Азат Айзәтуллов белән очрашты. Очрашуда Буа муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү юнәлешендә һәм гамәлдәге дәүләт программалары кысаларында эшкуарларга ярдәм итү сораулары каралды.
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан «Коммерцияләштерү-2» федераль конкурсына йомгак ясалды.