Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан «Коммерцияләштерү-2» федераль конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе каршындагы Төбәк инновацияле проектлары фондының актив консультацион ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан Республикасыннан тапшырылган 8 проект гомуми суммасы 82 999 мең сум булган финанс чараларын җәлеп итүгә иреште. Шунысын балгеләп үтик, әлеге конкурска ярдәм Фонды тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 1 846 561 мең сумны тәшкил итте.