2015 елның 6 апреленнән 29 апреленә кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында «Нәтиҗәле идарә: стратегиядән гамәлләргә» программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздырыла. Курслар Татарстан Республикасы дәүләт органнары җитәкчеләре урынбасарларының һөнәри белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән.
«Татарстан-2030» проектын эшләүчеләр курсларда «2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе: яңа офыклар» темасына дәресләр үткәрәләр. Гамәли эш сыйфатында курсларда укучыларның барысы да Стратегиянең өстенлекле юнәлешләре: кеше капиталы, пространство-территориаль үсеш, инновацияле икътисад буенча чаралар үткәрү тәкъдимнәре эшләргә тиешләр.