ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгына, җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану тәртибен раслау турында» 2011 елның 4 ноябрендәге 917нче карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану тәртибенә үзгәрешләр кертү турында»гы карары проекты керде.

   

Татарстан Республикасына Волгоград өлкәсе Быковск муниципаль районы администрациясе башлыгы Наталья Поволокина җитәкчелегендәге Волгоград өлкәсе  Муниципаль берәмлекләре советы делегациясе эш сәфәре белән килде.

 2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы  Муниципаль берәмлекләре советында делегациянең Татарстан Республикасы  Муниципаль берәмлекләре советы җитәкчелеге һәм республика министрлыклары вәкилләре белән очрашуы оештырылды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан очрашуда икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы  тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Административ регламентларны эшләү һәм раслау тәртибен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты басылды.

Карар проектында административ регламентларны кәгазь формадагы норматив хокукый актлар буларак эшләү һәм раслау процессларын тиешле мәгълүматларны Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең (функцияләренең) федераль реестрына (ДХФР) кертү һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталына (ДХБП) урнаштыру процесслары  белән интеграцияләргә тәкъдим ителә.

Илебездә тоташ металл самолет төзелешенә нигез салучы, СССР Фәннәр академиясе генераль конструкторы Андрей Николаевич Туполев исемендәге Халыкара премия 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә гамәлгә куела.

Халыкара премия инженер фәннәре өлкәсенә караган фән һәм техника өчен мөһим зур фәнни хезмәтләр, фәнни ачышлар һәм уйлап табулар өчен Россия һәм чит ил галимнәрен бүләкләү максатында булдырыла.


Дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә соралган мәгълүмат буенча эшкуарлар өчен артык таләпләрнең кыскаруына китерә торган федераль закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды.



17
апрель, 2015 ел
җомга

 

17 апрель көнне Мәскәүдә  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте төбәк органнарының матбугат хезмәтләре өчен киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Россиянең 41 төбәгенннән килгән вәкилләр катнашты.


2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары   Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге җитәкчесе Илдар Зарипов һәм Татарстан Республикасы Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге Идарәсе рәисе Татьяна Федорова белән очрашты.


Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 24 декабрендәге 1224нче карарына үзгәрешләр кертү проекты эшләнгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  эшкуарларның инициативалы төркеме вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашуда эшкуарлар азык-төлек продуктлары җитештерүнең яңа линияләрен ачу проекты белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әлеге проектка дәүләт ярдәме күрсәтүнең мөмкин ысулларын тәкъдим итте.


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидия формасындагы дәүләт ярдәмен алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсы башлануы турында  игълан итә.

Конкурс сайлап алуларында катнашуга гаризалар «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2015 елның 23 апреленнән 2015 елның 22 маена кадәр дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә Мәскәү сәгате белән 9:00дән 18:00гә кадәр һәм җомга көнне 9:00 дән 16:45кә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 125нче кабинет. Гаризаларны шулай ук Татарстан Республикасы Эшкурлыкка ярдәм итү үзәге вәкиллекләрендә дә бирергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International