2015 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкурлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин «Бизнес-ассоциацияләрнең хакимит органнары белән хезмәттәшлеге: нәтиҗәгә юнәлеш» республика конференциясендә катнашты. Конференция эше барышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының бизнес-ассоциацияләр белән хезмәттәшлеге сораулары, һәм шулай ук әлеге хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре каралды.
Бизнес-берләшмәләрне бизнес җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләренә караган норматив хокукый актларны тикшерүдә, фикер алышуга чыгарылган закон проектларының җайлау йогынтысын бәяләүдә активрак катнашырга чакырабыз. Мондый эшчәнлекнең уңышы күп очракта бизнес-ассоциацияләрнең функциональ һәм эксперт-аналитика дәрәҗәсеннән һәм аларның лидерларының профессиональлегеннән тора.