2015 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонада үз эшчәнлекләрен алып бара торган Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре өчен кадрларны максатчан әзерләүне субсидияләү программасын тикшерү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында «Алабуга» СҖТ» МИЗ предприятие-резидентлары кадрларын Кама кластерына ярдәм программалары чараларын тормышка ашыруга бүленгән федераль һәм республика бюджетлары субсидияләре хисабына финансланган максатчан әзерләү нәтиҗәләре тикшерелде.