ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның  14 - 17 апреле көннәрендә Татарстан Республикасында Швеция көннәре уздырыла.  Швеция делегациясен Швециянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Вероника Бард Брингеус ханым җитәкли. Делегация составына шулай ук 13 швед компаниясе вәкилләре дә кергән.


2015 елның 14 апрелендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы вәкилләре  «Адмирал» Сәүдә комплексындагы янгында зыян күргән эшкуарларның ссуда бурычларын реструктурлаштыруны үткәрү сорауларына багышланган киңәшмәдә катнаштылар.


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның  13 апрелендә  «Без булдырабыз! Без бергә!» Республика иҗтимагый форумы ачылышында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проекты тикшерелде.


Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге вәкиле Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән атна саен уздырыла торган видеоконференциядә катнашты. Ул Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Конференциядә Татарстан Республикасы продукциясен чит ил базарларына этәрү һәм агымдагы башка көнүзәк мәсьәләләр каралды, һәм шулай ук дәүләт сатып алуларына кагылышлы сораулар тикшерелде.


2015 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы  Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Василий Чистяков «Химград» Технополисы территориясендә урнашкан «Ивказ» ЯАҖ предприятиесен карады.



13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәкләрдә «бер тәрәзә» принцибы буенча гражданнарга хезмәт күрсәтү системасын үстерү кысаларында 2015 елның апреленнән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ»  ДБУнең Сарман һәм Нурлат филиаллары хезмәткәрләре Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хезмәтләрен күрсәтә башладылар. 

2015 елның 10 апрелендә  «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы вәкилләре «Эшкуарлыкка ярдәм итүнең Ростов төбәге агентлыгы» Коммерциячел булмаган партнерлыгы тарафыннан оештырылган  «Микрофинанс эшчәнлеге һәм микрофинанс оешмалары турындагы законнардагы үзгәрешләр» темасына «түгәрәк өстәл»дә катнаштылар.



11
апрель, 2015 ел
шимбә

2015 елның 11 апрелендә Казанда «Татарстан-2030: үсеш стратегиясе» Халыкара йомгаклау конференциясе узды.

Чара 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эксперт һәм фәнни җәмәгатьчелек белән иҗтимагый килештерүгә багышланган иде.


Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тышкы икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүгә булышу максатларында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан «Татарстан Республикасының экспорт товарлары. Кече һәм урта бизнес» каталогы әзерләнә.

Предприятиеләр турындагы мәгълүмат Каталогта рус телендә дә, инглиз телендә дә  урнаштырылачак.

 

2015 елның 11 апрелендә Казанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә багышланган «Татарстан-2030: үсеш стратегиясе» Халыкара йомгаклау конференциясе уза.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International