Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген лицензияләүне тормышка ашыру кысаларында 2015 елның 1 кварталында башкарылганнарга йомгак ясый. Бүгенге көндә лицензияләр реестрында металл калдыкларын җыю һәм эшкәртү буенча 331 пунктта эшчәнлек алып баручы 87 юридик зат һәм шәхси эшкуар теркәлгән. Шул ук вакытта аларның урнашкан урыннары традицион рәвештә эре сәнәгать районнарына һәм тимер юл станцияләренә бәйләнгән. Әйтик, Казанда металл кадыкларын 95 пунктта кабул итәләр, Яр Чаллыда 47 пункт исәпләнә, Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт муниципаль районында – 24 пункт, Бөгелмәдә һәм Бөгелмә муниципаль районында – 18 пункт.