2015 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре белән киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә ислам дөньясы базарларында Татарстан эшкуарларын таныту кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Ассоциациянең үзара хезмәттәшлеге сораулары, һәм шулай ук Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган эшкуарларга дәүләт ярдәме механизмнарында Ассоциация әгъзаларының катнашуына караган мәсьәләләр тикшерелде.