2015 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.
Эшлекле очрашу барышында Кырым Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, шул исәптән инфраструктура объектларын булдыру сораулары каралды. Әйтик, 2015 елда Кырымда Татарстандагы Медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәге үрнәгендә Төбәк инжиниринг үзәген төзү проектын башлап җибәрү планлаштырыла.
Исегезгә төшерик, Кырым Республикасында Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге һәм Гарантия фонды эшли инде. Аларны булдыруда консультация ярдәмен Татарстан Республикасы исеменнән Икътисад министрлыгы башкарды.