2015 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Буа районы башлыгы Азат Айзәтуллов белән очрашты. Очрашуда Буа муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү юнәлешендә һәм гамәлдәге дәүләт программалары кысаларында эшкуарларга ярдәм итү сораулары каралды.
Киңәшмә барышында шулай ук Буа районындагы махсус хуҗалык базасында 25,2 гектарлы биләмәгә ия муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгын төзү мәсьәләләре тикшерелде.
Хәзерге вакытта районда кирәкле документларны тутыру процедурасы башкарыла, шулай ук резидентларны җәлеп итү буенча да эш бара. Сәнәгать мәйданчыгы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында аккредитация үткәннән соң, резидентларның ташламалы финанслану программаларында катнашуы сораулары эшләнәчәк.