Кама кластерында катнашучы кече һәм урта бизнес субъектлары өчен Түбән Новгород өлкәсенә бизнес-миссия оештырылды

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 13 апреленнән 15 апреленә кадәр  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы кече һәм урта бизнес субъектлары өчен Түбән Новгород өлкәсенә бизнес-миссия оештырылды. Әлеге сәфәрнең максаты – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм автокомпонентлар җитештерү белән шөгыльләнгән сәнәгать предприятиеләренә заказлар җәлеп итү.

Бизнес-миссия вакытында Татарстан Республикасы рәсми делегациясе әгъзалары һәм автокопонентлар җитештерү тармагы вәкилләре  «ГАЗ» автозводында һәм «Volkswagen» заводында булдылар.

Шулай ук Түбән Новгород Хөкүмәте (Түбән Новгород өлкәсенең Инвестицияле сәясәт министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсенең Сәнәгать һәм инновацияләр министрлыгы) һәм Түбән Новгород шәһәре администрациясе вәкилләре белән берничә очрашу оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International